belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > “Йомры икмәк” әкиятен сөйләү

“Йомры икмәк” әкиятен сөйләү

6 Jun, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Актаныш районы “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы” тәрбиячесе Шайхулова Әминә Галимәрдән кызы

- Балалар, әйдәгез әле күзләрне йомып урманны күз алдына китерик. Урманда нәрсәләр үсә? (балаларның җаваплары)

- Нинди җәнлекләр яши ? (аю, төлке, бүре)

- Урманны бик матур күз алдына китердегез. Хәзер мин аны геометрик фигуралардан төзим, сез ярдәм итәрсез.

- Урманда бик күп агачлар үсә, менә бу өчпочмак белән чыршыны төзим.

- Чыршы нинди төстә?

- Нинди фигура? (өчпочмак, балалар белән кабатлау)

- Чыршыдан ерак түгел ромашка чәчәге үсеп утыра.

- Ромашканы нинди фигурадан төзедем? (түгәрәк)

- Урманда тар гына сукмак барлыкка килде.

- Юл нинди фигурадан? (туры почмаклык)

- Ул безне кечкенә генә өйгә алып бара.

- Өйне нинди фигуралардан төзербез? (өчпочмак, туры почмаклык)

- Бу өйдә әби белән бабай яшәгән. Әби “йомры икмәк” пешергән һәм ул менә шушы юлдан тәгәрәп киткән. (Әкиятне тәрбияче сөйли)

Беркетелгән файлКүләме
Package icon “Йомры икмәк” әкиятен сөйләү5.79 KB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Сәнгать
Табигать белеме
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 06.07.2011 - 11:13): https://belem.ru/node/3265