Кырымда татар балалары өчен ял лагерьлары (+ өстәмә мәгълүмат)!
Җәйге каникуллар килеп җитте! Кемдер әле яңа гына имтиханнарын тапшыра һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә, ә кемнәрдер инде кояшта кызына һәм уку елыннан соң рәхәтләнеп ял итә.
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте ялны файдалы һәм күңелле итеп Кара диңгез ярында (Евпатория шәһәре) үткәрергә чакыра. Безнең тәкъдим үзенчәлекле - без үзебезнең сайтның даими кулланучыларын (укытучыларны) һәм 9-14 яшьлек мәктәп укучыларын татар телле "Туган тел" лагерена чакырабыз.
Кемгә дә булса татар теле авыр бирелә икән - бу лагерь да нәкъ менә алар өчен. Укучылар ял итә-итә күңелле итеп татар теленә дә өйрәнә алалар! Ә инде 15 баладан торган төркемне җыйган һәм Кырым ярында ял итәргә теләгән укытучыга путевка бушлай бирелә!
Тур графиклары түбәндәгечә:
24.06-13.07.2011г. - 18000 сум (4500грн)
15.07-03.08.2011г. - 18000 сум (4500грн)
Әлеге бәягә дүрт урынлы номерларда яшәү, көненә 5 тапкыр ашау, пляж һәм бөтен лагерь инфраструктурасыннан файдалану, уен формасында татар телен өйрәнү, туризм нигезләрен үтү, Евпатория шәһәре буенча экскурсия, төрле паркларга бару һ.б. керә. Өстәмә бәягә башка төр экскурсияләр (мисал өчен Кырым буенча) үткәрү мөмкинлеге дә бар. Казаннан лагерьга тимер юл белән барып җитү 8-10 мең сум чамасы торачак.
Балалар һәм укытучылар өчен диңгез буенда татар лагерен "Белем.ру"ның партнеры - "Алтын тур" туристлык фирмасы оештыра. Турларны сез үзегез дә сайлап ала аласыз. Әмма безнең ярдәм белән тур сезнең өчен тиз, уңайлы һәм партнерлык килешүе нигезендә ышанычлы итеп оештырылыр дигән өметтә калабыз. Безнең аша элемтәгә кергәндә балалар өчен әле тагын да ташламалар каралырга мөмкин!
Лагерьга бару өчен төркемне җыйганнан соң безнең белән http://belem.ru/contact сылтамасы буенча элемтәгә керә аласыз.
Өстәмә мәгълүмат:
Лагерь ("Чайка" балалар сәламәтләндерү үзәге) Евпатория шәһәреннән 8 км. ераклыктагы Заозерное бистәсендә (Дуслык аллеясы, 95 адресы буенча), диңгез буеннан 100-150 м. ераклыкта урнашкан.
Балалар өчен юллама (путевка) бәясе, программага карап, 15200 сумга кадәр киметелергә мөмкин (төркемдә кимендә 20 кеше булса тагын да яхшырак). Төркем зурлыгы 45 кешедән артык булганда юл өчен түләү дә шактый очсызга чыга (8460 сум урынына 6640 сум) .