belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Соңгы кыңгырау бәйрәме

Соңгы кыңгырау бәйрәме

28 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Татарстан Республикасы Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Салахова

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы. 11 класс укучыларын бирегә чакырабыз. Каршы алыгыз.

Алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган «Балачак иле» патшасына – хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул сезне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Соңгы кыңгырау бәйрәме52.04 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Педагогика һәм тәрбия
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.05.2011 - 14:58):https://belem.ru/node/3251