Татар теле дөньясына сәяхәт
29 Apr, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Әминова Әнисә Әнвәр кызы, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш Исемендәге 84 нче лицей-интернатның югары категорияле укытучысы
“Фольклор”.
1) “Мәкальне эзләп тап”. Җөмлә эченә яшерелгән мәкальне эзләп тап. (Һәр дөрес җавап 1 балл).
1. Ике мәсьәләне берьюлы чишә башласаң, берсен дә чишә алмассың. (Ике куян артыннан кусаң, берсен дә тота алмассың).
2. Кем өй эшен үтәми, шул бишле алмый. (Кем эшләми, шул ашамый.)
3. Класс укучылары белән, укучы – укуы белән.(Агач җимеше белән, кеше - эше белән.)
4. Ия безне тапмый, без ияне табабыз.(Акча безне тапмый, без акчаны табабыз.)
5. Җиде кат укы, бер кат сөйлә. (Җиде кат үлчә, бер кат кис.)
6. Яхшы билге җан рәхәте, яман билге - баш зәхмәте. (Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы.)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теле дөньясына сәяхәт | 6.37 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: