PaperPhone дип аталган кәгазь компьютер
21 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Якын арада сатуга PaperPhone дип аталган сыгылмалы iPhone чыгачак. Ул смартфонның прототибы булып тора, шундый ук функцияләргә ия дип әйтеп була. Әлеге җайланманы уйлап табучы галим - Куинс университеты докторы Роель Вертегаал.
Әлеге җайланма экранының диагонале 9,5 см, ул E Ink сыгылмалы пленкасыннан ясалган. Кәгазь компьютер яңарак кына Ванкуверда узган Association of Computing Machinery’s CHI 2011 конференциясендә тәкъдим ителде. Якындагы 5 ел эчендә ул бөтен дөньяда киң кулланылышка керер дип көтелә.