belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

19 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Сарман районы Җәлил икенче урта гомумбелем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Әлфия Илсур кызы

– Сез кечкенәдән татар халык әкиятләрен яратып укыйсыз. Халкыбызның тылсымлы әкиятләрен укыганда, я кемдер аларны безгә сөйләгәндә, нинди генә сурәтләр күз алдына килми! Ә инде алдыбызда яраткан әкиятебез буенча оста рәссам кулы белән ясалган рәсемнәр дә булса, без бигрәк тә бәхетле. Менә шундый осталарның берсе – күренекле рәссам Фәридә Хәсьянова.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты, “Идел” журналының баш рәссамы Фәридә Шаһимәрдән кызы Хәсьянова 1953 нче елда туган. Бала чагыннан ук рәсем ясарга яраткан ул. Бигрәк тә татар һәм рус әкиятләре буенча. Кайбер рәсемнәре төрле конкурсларда җиңеп тә чыга әле хәтта.

Ун яшеннән ул Казандагы 1 нче балалар сәнгать мәктәбенә йөри башлый. Бик күренекле һәм талантлы укытучылар кул астында рәсем сәнгате өлкәсендә беренче күнекмәләр ала. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан сынлы сәнгать училищесының театр декорациясе бүлегенә укырга керә. Әле 2 нче курста укыганда ук аңа Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. 1987 нче елда аңа нәшриятта баш рәссам вазифасын ышанып тапшыралар. Училищеның соңгы курсында укыган яшь рәссам архитектура тарихын, милли кием үзенчәлекләрен тырышып өйрәнә, шушы өлкәдә фәнни хезмәтләр укый, халкыбыз тарихы, мәдәнияте белән тагын да ныграк кызыксына башлый.

Узган гасырның 90 нчы елларында рәссамның искиткеч матур натюрмортлары, портретлары һәм башка нәфис сәнгать әсәрләре күргәзмәләргә куела башлый. 2001 нче елда аның зур күргәзмәсе Дәүләт Советы бинасында уздырыла. Ә 2003 нче елда, рәссамның 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Сынлы сәнгать музеенда шәхси күргәзмәсе зур уңыш белән уза.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка1.55 MB
Ресурс төре: 
Дәрес планы
Фәнни-эзләнү эше
Тематика: 
Фәридә Хәсьянова
Предметлар: 
Татар әдәбияты
Туган якны өйрәнү
Сәнгать
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 15.09.2012 - 14:48): https://belem.ru/node/3236