"Аттестатлар тапшыру" ("Выдача аттестаттов") программасы турында мәгълүмат + инструкция
Тагын бер уку елы ахырына якынлаша, инде соңгы кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр генә калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар көтә, ә мәктәп дирекциясе ничек кенә итеп бу аттестатларны хатасыз гына компьютерда тутырып укучыларга тапшырырга дип баш вата. Әлеге мәсьәләдә мәктәпләргә ярдәм итү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте үзенең "Аттестатлар тапшыру" программасын быел тагын да камилләштерде, күп кенә яңа мөмкинлекләр өстәде һәм уңайлыклар булдырды.
Иң беренче сынауны программа узган ел Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында уңышлы гына үтте, программаның мөмкинлекләреннән Казанның һәм республикабыз районнарының кайбер мәктәпләре дә файдаландылар.
Программа аттестат тутыру өчен таләп ителгән барлык шартларны да канәгатьләндерә. Ул шунысы белән үзенчәлекле - мәгълүматлар базасын киләсе елларда да кулланып була. Ягъни, программаны агымдагы елның чыгарылыш сыйныфлары өчен генә түгел, бәлкем аттестат югалтып дубликат алырга килгән һәркем өчен файдаланып була. Программа кысаларында сортлау, фильтрация, хисап китабын формалаштыру һ.б. мөмкинлекләр булдырылган. Мәгълүматны ике категория принтерда бастыру исәпкә алынган (кырлары белән һәм кырларсыз). Программа турында тулырак мәгълүмат белән сез әлеге хәбәргә беркетелгән инструкциядән укып таныша аласыз.
Бер мәктәп өчен лицензия бәясе - 700 сум, районнар һәм өлкәләр өчен күпләп (уннан артык экземпляр) алганда бер лицензия бәясе - 550 сум. Сатып алу отышлы булсын өчен, программа лицензиясен районга договор төзеп алдыртырга тәкъдим итәбез.
Сораулар өчен телефон: +79600456353.
Фикерләр
Кунак
24 Май, 2011 - 21:12
Permalink
Без бик шатланып, риза булыр
Без бик шатланып, риза булыр идек. Бу эш сыйныф җитәкчеләрен күп мәшәкатьләрдән коткара. Рәхмәт Сезгә.
Раил Гатауллин
24 Май, 2011 - 20:32
Permalink
Кулланучыларыбызны шатландырырга телибез!!!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Сезне шатландырырга телибез. Хәзер Татарстан Республикасындагы бер мәктәпкә дә каяндыр Аттестат тутыру өчен компьютер программасы эзләп йөрергә кирәкмәячәк. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү нигезендә әлеге программабыз республикабызның барлык мәктәпләренә дә бушлай өләшенәчәк - программаның лицензиясен республикага министрлык үзе сатып алырга теләк белдерде. Чөнки безнең программада Мәскәү программасында булмаган функцияләр дә булдырылган һәм сораулар килеп туганда без оператив киңәш/консультация бирергә дә әзер.
Әлегә бар да сөйләшүдә генә, килешү имзаланмаган. Шулай булуга карамастан, бу сораулар якын арада хәл ителер һәм без мәктәпләребезне тагын бер артык чыгымнардан саклап калырбыз дип өметләнәбез.
Чит-ят затлардан кыйбат бәягә программалар сатып алырга ашыкмагыз, бу яңалыкны башка мәктәпләргә дә хәбәр итегез.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
21 Май, 2011 - 00:45
Permalink
Аттестат бланкларын тутыру программасы әзер!!!
Аллага шөкер, программаны яхшыртуны тәмамладык! Киләсе яңалыкта программаның мөмкинлекләре белән таныштырачакбыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
24 Май, 2011 - 12:17
Permalink
«Выдача аттестатов»
классно