Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан шәхес тәрбияләү (чыгыш)
Әхлакый тәрбия бирү – кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу проблема көн кадагына сугылган проблемаларның берсе. Җәмгыятебез социаль һәм икътисадый үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына укытучы көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала. Әдәбият укытуда нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучыга педагогика, методика, әдәбият белеме казанышларын белү мөһим.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуга программа уку-укыту бурычлары белән беррәттән түбәндәге тәрбияви бурычларны куя:
1) Балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр- музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру.
2) Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.