Татарстан Республикасының "Ел укытучысы – 2008” конкурсына нәтиҗә
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, иртәгә 29 апрель көнне сәгать көндезге 11:00 “Ак Барс” үзәгендә (Декабристлар ур., 1) “Татарстан Республикасының Ел укытучысы – 2008” конкурсының тантаналы ябылу һәм бүләкләү өлеше узачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 нче этапта IV-X урыннарга чыккан конкурс лауреатларына 11 мең 232шәр сум (8әр минималь хезмәт хакы күләмендә), III урынга 19 мең 656 сум, II урын алган укытучыга – 22 мең 464 сум күләмендә премия каралган. I урын яулаган җиңүчегә исә иң зур бүләк - «ВАЗ-2107» җиңел машинасы биреләчәк. Финал ярышларында катнашкан һәр укытучыга 29 апрель көнне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Татарстан Республикасының Журналистлар Берлеге рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар булачак.