Мәскәү университеты укырга чакыра
4 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Мәскәү дәүләт педагогика университеты филология факультетының «Укытучы белеме: рус теле, татар теле һәм әдәбияты» бүлегенә абитуриентлар кабул итә. Уку дәвамлылыгы — 5 ел. Университетны тәмамлагач, «бакалавр» квалификацияле дәүләт дипломы тапшырыла.
Уку көндезге бүлектә, бушлай (10 бюджет урын һәм тулай торак) һәм түләүле.
Керү өчен имтиханнар:
рус теле — БДИ
җәмгыять белеме — БДИ
татар теле буенча телдән имтихан.
Тулырак мәгълүматны кабул итү комиссиясеннән белешә аласыз. Тел: (495) 438-18-47, (495) 438-18-57
Университетның адресы: 117571, Мәскәү, Вернадский проспекты, 88, аудитория 550. Метрода «Көньяк-көнбатыш» метро станциясенә кадәр барасы.
Уку йортының рәсми сайты: http://mpgu.edu
Чыганак: http://intertat.ru