Татарстан парламентарийлары РФ халыклары телләрен өйрәнүне чикләүче федераль закон проектын хупламады
28 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сессиядә “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” РФ Законының 10 статьясына һәм “Мәгариф турында” РФ Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” (Россия Федерациясе халыкларының башка телен өйрәнүнең мәҗбүрилеге өлешендә) федераль закон проектын хупламады.
Әлеге закон проекты федераль парламентка РФ Дәүләт Думасы депутатлары В.Жириновский, И.Лебедев, С.Иванов, М.Рохмистров тарафыннан кертелгән. Ул РФ халыклары телләрен үз туган теле булган кеше генә өйрәнергә тиеш дип карый.
Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” РФ Законының 10 статьясына һәм “Мәгариф турында” РФ Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты барлык милли республикаларга кагыла. Р.Вәлиев аңлатып үткәнчә, РФ Конституциясе исә милли республикаларның үз дәүләт телләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. “Мәгариф турында” законында да туган телләрне өйрәнү РФ субъектлары законнары тарафыннан көйләнә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru