Үз-үзләрен реализацияләү шартларының берсе буларак, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге (УФО эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсеннән)
“Кошлар тумый канатсыз. Кеше тумый талантсыз”, - диелә татар халык мәкалендә. Чыннан да, һәр кешедә нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый, таба белергә һәм үстерергә генә кирәк.
Шуның өчен без, татар теле укытучылары, дәрес вакытында да, дәрестән тыш та укучыларның сәләтләрен ачарга, үстерергә ярдәм итәргә тырышабыз.
Башлангыч сыйныфларда өйрәнгәннәрне нигез итеп, урта сыйныфларда укучыларның эшчәнлекләре хикәя төзеп язулар, диалог, хикәягә план төзү, хатлар, мәкаләләр язу, сүзлекләр белэн эш, әдәби геройларга характеристикалар бирү кебек эш төрләре белән катлауландырыла. Ә инде югары сыйныфларда бәяләмә, мәкалә, характеристика, конспект, доклад, тэзислар язу, чыгышлар ясау, интервьюлар алу, конференцияләр, семинарлар үткәрү, рефератлар яклау була. Шулай итеп, без укучыларның төрледән – төрле эш төрләре аша милләтебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, кызыксынып, хөрмәт итеп үстерүен, киләчәк буыннарга тапшыруларын өмет итәбез. Шушы эш төрләре аша укучылар үзләре кызыксынган һәм сәләтенә туры килгән түгәрәктә, факультатив, электив курсларда, студияләрдә, оешмаларда шөгыльләнәләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Үз-үзләрен реализацияләү шартларының берсе буларак, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге (УФО эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсеннән) | 6.52 MB |