Тукай эзләреннән (6-8 нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара)
3 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Яр Чаллы шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Загирова Гөлнара Шәрипяновна, Ганеева Флера Нагимулловна
Чара Г.Тукайның “Пар ат” шигыре белән башланып китә.
Укытучы:
- Укучылар, бүген без сезнең белән Г.Тукайның “Пар ат” шигырендәгечә, атларга утырып чабачакбыз. Беренче команда “Ак атлар”, икенче команда “Кара атлар” белән сәяхәткә чыгачак (ат рәсемнәре бирелә). Сез юлыгызда 5 тукталышка очраячаксыз. Һәр тукталышта биремнәр. Сезнең максат: биремнәрне дөрес үтәп, күбрәк баллар туплау. Кайсы команданың баллары күбрәк, шул җиңүче була. Ә тукталышлар атларда күрсәтелгән. Әйдәгез, Тукай эзләре буйлап сәяхәтебезне башлап җибәрик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тукай эзләреннән (6-8 нче сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара) | 7.89 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: