Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы
3 May, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Түбән Кама районы Кама Аланы 2 нче урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Лилия Аркадий кызы
- Бүгенге дәресебездә дөнья күләмендә таралган, күп телләргә тәрҗемә ителгән, күпме халыкта ихтыяҗ тапкан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча фикер алышырбыз.
Ни өчен повесть яшьләр һәм өлкәннәр тарафыннан яратып, кызыксынып укылган соң?
Әсәр хатлар рәвешендә язылган, анда кешенең иң яшерен, серле, изге хисләре чагылдырылган. Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган. Автор әсәрне күңеле аша үткәреп язган, шуңа да укучы күңеленә үтеп керә, аның җанына кагыла, күңелен сафландыра, яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өнди. Бәхетле гаиләләр нинди була икән? Шушы әсәр нигезендә без сезнең белән сорауларга җавап эзләрбез, күтәрелгән проблемалар буенча фикер алышырбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы (кабатлау дәресе) | 2.91 MB |
Ресурс төре:
Тематика: