Король кулыннан премия алу
28 Apr, 2008 Сылу
Шушы көннәрдә Швеция Корольлеге Фәннәр Академиясе дөньяның иң дәрәҗәле саналган премияләренең берсен – Крафурд премиясен тапшырды.
Россиялеләр Рәшит Сюняев һәм Максим Концевич, американлы Эдвард Уиттен Швеция короле Карл XIV Густав кулыннан алтын медаль һәм дипломнар алды.
Ватандашыбыз Рәшит Сюняев югары энергияләр астрофизикасы мәсьәләләре буенча Россиянең иң эре фәнни мәктәбе белән җитәкчелек итә. Шулай ук әлеге галим Германиядә урнашкан Макс Планк исемендәге астрофизика Институты директоры да. Рәшит Сюняев ачышлары эволюцияне һәм бүгенге Галәмнең төзелеш элементларын аңлау өчен ачкыч булган.
Чыганак: ИТАР–ТАСС