Мәүла Колыйның иҗаты һәм тормыш юлы
Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек үк, Мәүла Колыйның да яшәгән еллары төгәл билгеле түгел. “Мәүла Колый” әдипнең кушаматы. Бер кулъязмадагы шигырендә автор үзен “Меллагол” дип тә атый. Аерым исбатлаулар буенча, Мәүла Колыйның чын исеме – Бәйрәмгали Колыев. Ул тумышы белән хәзерге Питрәч районындагы Чыты авылыннан. Казан төбәгендә укый. 70 нче елларда шагыйрь бер төркем татар крестьяннары белән Биләр тирәләренә күчеп утыра. Әмма Петр I фәрманы белән 1699 елда аларны яшәгән җирләреннән куып җибәрәләр. Мәүла Колый Шушма буендагы Иске Иштирәк авылына күченеп утыра. (Хәзерге Лениногорск районы). Димәк шагыйрь XVII гасыр азакларында XVIII йөз башларында исән була.
Без аның остазы Мелла Мамай исемле кеше булуында беләбез. Ул мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазына багышлый. Шигырьдә авторныңбу олуг затка карата хөрмәт хисләре белдерелә, мәрхүмнең кылган кайбер эш-гамәлләре мактала.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәүла Колыйның иҗаты һәм тормыш юлы | 1.53 MB |
Фикерләр
Кунак
22 Май, 2011 - 08:21
Permalink
Инкыйраз
Бик якшы булды нанай.