Югары уку йортлары артык күп
28 Apr, 2008 Сылу
Россия Федерациясенең яңа Президенты Дмитрий Медведев Россиядәге югары уку йортлар саны нигезсез үсүен ассызыклады.
“Мондый күләмдә югары уку йортлар дөньяда бүтән бер генә илдә дә юк. Бездә исә алар меңгә якын, шуңа өстәп, тагын ике мең филиал да бар”, – диде ул Себер һәм Көньяк федераль университетларының попечительләр берләшмәсе утырышында. Президент фикеренчә, илебездәге кайбер уку йортларына керү, аларның дипломнары белән эшкә урнашу оят.
Чыганак: ИТАР–ТАСС