belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Авыл хуҗалыгы университеты укытучылары Татарстан вузларының иң яхшы укытучысы республика конкурсында җиңде

Авыл хуҗалыгы университеты укытучылары Татарстан вузларының иң яхшы укытучысы республика конкурсында җиңде

18 Apr, 2011 Раил Гатауллин 0
Татарстан вузларының иң яхшы укытучысы

Казан дәүләт аграр авыл хуҗалыгы университеты укытучылары Татарстан вузларының иң яхшы укытучысы республика конкурсында җиңде.

14 апрель көнне “Мәгариф. Карьера” XI күргәзмәсе кысаларында Татарстан вузларының иң яхшы укытучыларын ачыклау һәм бүләкләү конкурсында йомгаклау этабы узды.

Казан дәүләт аграр авыл хуҗалыгы университеты биналар проектлау кафедрасы доценты, инженер-архитектура факультеты деканы Фирдания Мөбәрәкшина гран-прига ия булды.

“Инженер-техник дисциплиналарның иң яхшы укытучысы” номинациясендә төзелеш материаллары кафедрасы профессоры Мәхмүт Габидуллин беренче урынны алды.

“Гуманитар һәм социаль-икътисади дәресләрне иң яхшы укытучы” номинациясендә архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасының өлкән укытучысы Марсель Искәндәров иң яхшы укытучы дип табылды.

Республика конкурсында катнашу өчен 16 вуздан 33 укытучы заявка биргән. Финалга 12 укытучы чыккан, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте һәм Татар-информ.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 18.04.2011 - 22:24):https://belem.ru/node/3186