«Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе
13-15 апрельдә Казан ярминкәсендә "Мәгариф. Карьера" дип исемләнгән күргәзмә узачак. Унберенче тапкыр оештырылучы әлеге традицион күргәзмә чыгарылыш сыйныф укучыларына тормышта үз юлларын табарга, яраткан һөнәрләрен сайларга ярдәм итә.
Монда килгән һәркем үзен кызыксындырган уку йорты турында мәгълүмат таба, укырга керү һәм уку шартлары белән таныша алачак. Ел саен әлеге күргәзмә кысаларында гимназия-югары уку йорты-оешма уку-укыту кластерлары тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Интертат редакциясенә Казан ярминкәсе. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы һәм Казан мэриясе оештыра.
Казан ярминкәсенә килүчеләр шулай ук төрле темаларга багышланган конференция һәм семинарларда, эш урыннары ярминкәсендә катнаша алачак.
Чыганак: http://www.intertat.ru