Казанда Габдулла Тукайның юбилеена багышланган шигырь укучылар бәйгесе узачак
11 Apr, 2011 Раил Гатауллин 0
18-22 апрель көннәрне Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган шигырь укучылар бәйгесе узачак. Бәйгенең оештыру комитетына инде бүген 200 дән артык гариза кабул ителгән.
Бәйгедә 7-20 яшьлек мәктәп укучылары һәм яшьләр катнашачак. Сайлап алу туры 18-19 апрель көнне М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак.
Бәйге 23 апрель көнне гала-концерт белән тәмамлана. Тулы мәгълүматны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайтында табып укып була.