Кан анализын өйдә дә ясап булачак
Медицинада яңа ачышлар көн дә булып тора. Шундый ачышларның берсен күптән түгел Австралиядәге Монаша университеты (ингл., Monash University) галиме Гилом Гарнье (Gil Garnier) ясаган. Түбәндә әлеге ачыш турында хәбәр итәбез.
Якын киләчәктә канның группасын һәм резус-факторны ачыклау өчен медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү кирәге калмаячак. Анализ ясау өчен үзегезнең кан тамчысын бер-берсе булән тоташкан махсус өч кәгазь тасмасыннан торган тест-кәгазь уртасына тамызырга кирәк булачак, һәм ул берьюлы өч юнәлештә мәгълүмат хәбәр итәчәк. Антикисәкчекләр җыелу урынына бәйле рәвештә кәгазьдә кан хәрәкәте тукталачак һәм өч юнәлештә алынган параметрлар тест сезнең кан группасын һәм резус-факторны хәбәр итәчәк. Нәтиҗәне берничә секундта белеп була.
Тест очсыз, аның сатуда бәйсе дә әлегә 10 цент чамасы гына билгеләнгән.
Мондый уңайлы анализ экстремаль ситауцияләргә эләккән кешеләрнең (мәсәлән, авариягә эләгеп күп кан югалткан кешеләрнең) каны турында мәгълүматны тиз арада ачыклап, аны коткарырга зур мөмкинлекләр бирәчәк.
Гилом Гарнье әлеге ачышына әле бераз төзәтмәләр кертергә, аны яхшырта төшәргә тели. Әмма ни генә булмасын, әлеге ачыш инде хәзер үк медицинада зур алга китеш булып тора.