“И моңлы, нурлы Тукай!” (мәктәпкә әзерлек төркемендә Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе)
Бүгенге бәйрәмегезгә,
Буш кул белән килмәдек.
Сезгә күп-күп кызыклы
Уеннар алып килдек.
Шүрәле белән Су анасы балаларга татар халкының “Түбәтәйле” уенын уйнаталар. Балалар түгәрәккә басалар. Бер балага түбәтәй кидерәләр. Татарча бию көе яңгырый. Балалар түбәтәйне чират буенча бер-берсенең башына кидерәләр. Көй туктаганда түбәтәй кемдә кала, шул бала Г.Тукайның шигырен сөйләргә тиеш була. “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Безнең гаилә”, ”Елның дүрт фасылы” һ.б. шигырьләрен сөйләтү.
Алып баручы: Кадерле балалар, сөекле шагыйребезнең гомере бик кыска булса да, ул безгә күпме матур шигырьләр, кызыклы әкият-поэмалар язып калдырган. Ә Г.Тукайга багышлап, шагыйрәбез Зәкия Туфайлова “Тукай абый” дигән менә мондый шигырь язган. Әйдәгез, тыңлап карыйк әле.
(Бер бала чыгыш ясый)
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкиятләр сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –
Безнең дуслар барысы да.
Алып баручы: Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
Тылсымлы шигырьләреңне
Укыйбыз кабат-кабат,
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.
Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә.
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй төннәрендә.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай! (М.Разов шигыре)
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“И моңлы, нурлы Тукай!” (мәктәпкә әзерлек төркемендә Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе) | 15.87 KB |