Россия фән ягыннан артка тәгәри...
Әлеге нәтиҗәгә http://royalsociety.org/policy/reports/knowledge-networks-nations/ язмсын укыганнан соң килергә була.
1999–2003 елларда Россиянең фәнни басмалардагы публикацияләр саны глобаль алганда 3% чамасы тәшкил иткән һәм ул фәнни үсеш алган алдынгы 10 ил рәтенә кергән булган. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 2% ка да җитеп бетми.
Иң алдынгы фәнни ил булып әле дә АКШ санала. Икенче урында - Кытай. Элек Кытайның фәнни язмалар саны күрсәткече 4,4% булса, хәзер ул 10,2% ка тигез. Ел саен Кытайда фән өлкәсенә $100 млрд. чамасы акча инвестицияләнә. Япония соңгы вакытта 2 урыннан 4 урынга төшкән, ә 3 урында Бөекбритания ныклы урнашкан. Бишенче урында - Германия, аннан соң исемлекне Франция, Канада, Италия һәм Испания җитәкли. Унынчы урында - Индия, ул 13 урыннан 10 урынга күтәрелгән.
Россия фән ягыннан артка тәгәри торган илләр исемлегендә булса, фән ягыннан үсә торган илләр буларак Иран, Италия, Бразилия, Төркия кебек илләрне санап үтеп була.
Чыганак: http://www.nanonewsnet.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
6 Апрель, 2011 - 08:50
Permalink
Фикер...
Чынбарлыкта Россиядә "показуха" күрсәтергә өйрәнелгән. Күпләр "өскә" публикацияләр һәм фәнни үсеш турында уйдырма отчет кына язарга күнеккән. Бармы - бар, үсештәме - үсештә... Шулай итеп үзебезне үзебез ялганлап тик утырабыз. Хәзерге хөкүмәт системасы күпмедер дәрәҗәдә моны хуплый. Әлеге артка тәгәрәү - "сөткә су кушу" нәтиҗәсе. Әлеге проблема фәндә генә түгел, тормышыбызның һәр өлкәсендә дә шундый.
Шуңа күрә, реаль эшләргә һәм реаль нәтиҗәләргә ирешергә - реаль тормышта яшәргә кирәк. "Чирен яшергән - үлгән" диләр. Шулай "чирне" яшерүне дәвам итсәк, артка таба тәгәрәүне дәвам итәчәкбез. Үзебезне Россия белән чагыштырып түгел, башка алга киткән илләр белән чагыштырып яшик һәм эшлик!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин