Казанда 24 апрельдә Төркия университетларына кабул итү имтиханнары оештырыла
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 24 апрелендә Казанда Төркия Республикасы университетларына кабул итү-сайлап алу имтиханы (TCS) уздырылу турында хәбәр итә. Тест рәвешендәге имтиханда тулы урта белемле яшьләр яки чыгарылыш сыйныф укучылары, 25 яшьтән узмаган затлар катнаша ала.
Министрлыкның рәсми хәбәрләренә караганда, төрек телен белмәгән абитуриентлар 1 еллык әзерлек курсларына җибәрелә. Студентларга Төркия Республикасының дәүләт стипендиясе түләнә һәм тулай торакта урын бирелә. Юл чыгымнарын яшьләр үзләре күтәрә.
Имтиханда катнашырга теләгән затлар 2011 елның 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук агымдагы елның 8 апреленә кадәр Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында махсус анкета тутырырга кирәк. Өстәмә мәгълүматны 292-64-86, 299-53-10; 299-53-11 телефоннары аша алырга мөмкин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru