Укытучылар җыены
24 Apr, 2008 Сылу
25 апрель көнне “Глобальләшү шартларында милли мәгарифнең үсеше” исемле семинар–практикум узачак. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеге һәм Татарстанның Мәгарифне үстерү институты оештыра.
Семинарга республикабызның муниципаль берәмлекләреннән 70кә якын мәгариф бүлекләре белгечләре киләчәк. Сүз 2007–2008 уку елында милли мәгариф системасына куелган бурычлар, уку планнары белән федераль стандартлар, шулай ук Бердәм дәүләт имтиханы һәм диннәр тарихын укытуга карата да мәсьәләләр күтәреләчәк.
Көн дәвамында “Югары уку йортларында татар телендә укыту” исемле “түгәрәк өстәл” дә планлаштыралар.