"Галәмгә сәяхәт" Берләштерелгән кабатлау дәрес. (математика, әйләнә-тирә белән танышу) 1 класс.
4 Apr, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мөхетдинова Миләүшә Илдус кызы, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Киекле бюджет гомумбелем учреждениясе “Киекле урта гомумбелем мәктәбе”нең 1 квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы
Укытучы:
- Күктә йолдызлар бик күп. Безгә иң якын йолдыз – кояш. Кояш тирәсендә планеталар хәрәкәт итә. (Слайдта кояш системасы күрсәтелә)
Тактага кояш рәсеме куела. Кояш тирәсенә балалар дөрес тәртиптә планеталарны урнаштыралар. (Укучылар сан язылган карточканы алалар, аның нинди саннар арасында урнашканын әйтәләр, аннары планетаның исемен әйтәләр.)
- Без нинди планетада яшибез?
- Җир планетасында.
- Галимнәр башка планеталарда тереклек бармы-юкмы икәнен тикшерәләр. Сез үскәч, бәлки галим булырсыз һәм планеталарны өйрәнерсез. Без яшәгән планета бик матур. Ә безнең планетабызның иярчене ай да бар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Галәмгә сәяхәт" Берләштерелгән кабатлау дәрес. (математика, әйләнә-тирә белән танышу) 1 класс. | 243.74 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: