Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше
“Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.
Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе, агулы ис) бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә.
Тән һәм киемнәрне, урын-җирләрне чиста тоту, тәһарәт алу, госел коену, намаз уку, ураза тоту, өй эчендәге хезмәтләрне башкару-сәламәтлек күнекмәләредер” - ди Ризаэтдин Фәхреддин “Нәсыйхәт” дигән хезмәтендә.
Иман. Иманлы булу. Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу - ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр бунча тормыш итүне аңлата.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә сәламәт яшәү рәвеше | 10.05 KB |