belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 7 апрельдә Казанда “Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) һәм татар мәгарифе үсеше” фәнни-гамәли җыены уза

7 апрельдә Казанда “Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) һәм татар мәгарифе үсеше” фәнни-гамәли җыены уза

2 Apr, 2011 Раил Гатауллин 0
Исмәгыйль Гаспралы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф һәм теориясе үзәге төрки-татар дөньясының күренекле педагогы һәм мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы тууына 160 ел тулуга багышланган конференциядә катнашырга чакыра.

“Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) һәм татар мәгарифе үсеше” дигән фәнни-гамәли җыен 7 апрельдә Казанда уза.

Конференция галимнәр, аспирантлар, студентлар, мәгариф тарихы һәм татар педагогик фикере үсеше мәсьәләләре белән кызыксынучылар өчен оештырыла.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 02.04.2011 - 16:23):https://belem.ru/node/3149