Компьютер белән баш миен турыдан-туры тоташтырырга тырышуның беренче нәтиҗәләре
Англиядәге Плимут университетының композитор һәм электрон музыка белгече Эдуардо Миранда (Eduardo Miranda) җитәкчелегендәге тикшеренүчеләре "баш мие - компьютер" интерфейсын булдырганнар, әлеге интерфейс параличланган кешеләргә музыка белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә икән.
Мондый интерфейс булдыру максатыннан алар электроэнцефалография (ЭЭГ) технологиясе өлкәсе мәгълүматларын файдаланганнар. Әлеге технология буенча пациентның баш сөягенә электродлар урнаштыралар. Бу электродлар сизелер-сизелмәс кенә булган нерв сигналларын теркәп баралар. Уйлау вакытында барлыкка килгән шундый нерв сигналлары компьютер белән идарә итәргә сәләтле булып чыга.
Уйлап табучылар әлеге интерфейсны псевдокомадагы (тулысынча диярлек параличланган) хатын-кызда сынап карыйлар. Мелодияне уйнату өчен пациент уйлау көче белән экрандагы "төймәләргә басырга" тиеш, бу үз чиратында алдан бирелгән тавышлар җыелмасын уйната.
2 сәгать сеанс барышында ул интерфейс системасын үзләштерә һәм уйлары белән мелодияләрне уйнатырга өйрәнә. Тикшеренүләр барышында интерфейсны яхшы үзләштергән пациентларның үз көйләрен язарга да сәләтле булулары ачыкланган.