Иң акыллы яшь хокук белгечләре Татарстанда укый
23 Apr, 2008 Сылу
Шушы көннәрдә Уфада мәктәп укучылары арасында хокук буенча гомумроссия олимпиадасы тәмамланды. Биредә Татарстан күләмендә узган олимпиада җиңүчеләре дә катнашты.
Республикабыз данын якларга Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Саба һәм Чүпрәле муниципаль районнарыннан 13 укучы җыелган. Олимпиададан алар 8 призлы урын яулап кайтканнар. Индивидуаль зачетта безнең команда вәкилләре Мәскәү һәм Санкт–Петербург шәһәрләреннән килгән көндәшләрен узып, максималь күләмдә призлы урыннар алган.