Милли музей каникулны күңелле һәм файдалы уздырырга чакыра
Язгы каникул вакытында балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы уздыру җәһәтеннән Татарстанның Милли музее театральләштерелгән тамашалар программасы тәкъдим итә. 21-30 март көннәрендә биредә төрле яшьтәге балалар өчен чаралар әзерләнгән.
Музей хезмәткәрләре яшь кунакларны борынгы Биләр чорына да «алып барырга», «Су серләре» белән таныштырырга, бизәнү әйберләренең тылсымлы көчләре турында сөйләргә дә вәгъдә итә. Мәсәлән, «Талисманым, сакла мине...» чарасында ювелир эшләнмәләр хакында сүз барачак. Монда хәттә талисман курчаклар ясау буенча мастер-класслар да күрсәтү каралган.
Ә 26-27 март көннәрендә «Музейда ата-ана көне» оештырыла». Бу көнне балалар белән килгән ата-аналарга музейга керү бушлай.
Музейга килүче балаларны һәркөн аерым программа көтә дидек. Шулай булгач, бирегә килгән һәр кунак теге яки бу өлкәдә белемен үстерә алачак, өстәвенә күңелле мизгелләр, җылы тәэсирләр укуга яңа дәрт-көч бирер дигән өмет тә юк түгел.
Чыганак: http://www.intertat.ru
Фикерләр
Раил Гатауллин
25 Март, 2011 - 15:21
Permalink
Музейга керү вакытлары
Музейга керү вакытлары турында музейның үз сайтына кереп таныша аласыз: http://www.tatar.museum.ru/news.asp?id=42381
Ихтирам белән, Раил Гатауллин