8 март кичәсе (башлангыч класслар өчен сценарий)
21 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Айгөл Салахова, Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, килгән кунаклар! Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә. Кадерле әниләребез, бүген сезнең бәйрәм – 8 Март бәйрәме. Сезне барыгызны да чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомер күгегез кояшлы, якты һәм җылы булсын.
Белгәнебезчә, әниләр балалары өчен утка керергә дә, суга сикерергә дә әзер. Сез ягымлы һәм акыллы, кыю һәм уңган, иркә һәм таләпчән. Сезнең канатларыгыз нык, тормыш тәҗрибәгез зур, шуның белән сез балаларыгызның алыштыргысыз киңәшчесе һәм ярдәмчесе.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
8 март кичәсе (башлангыч класслар өчен сценарий) | 5.89 KB |
Ресурс төре: