“PR – өченче меңьеллык һөнәре”
Ел саен Санкт–Петербург дәүләт электротехник университетында “PR – өченче меңьеллык һөнәре” исемле халыкара фестиваль уза. Халыкара статусны аңа АКШ, Польша һәм Белорусия кебек илләр студентлары катнашуы бирә.
Фестиваль кысаларында мастер–класслар, проект эшләрен яклау, фәнни мәкаләләр белән чыгыш ясау үткән. Өстәмә бәйгеләр дә оештырылган. Мисал өчен, PRның (җәмәгатьчелек белән элемтә) үзе өчен этикетка уйлап табарга тырышканнар.
Барлыгы фестивальдә 200дән артык студент катнашкан. Шулар арасында Татарстан вәкилләре дә була. Бу – җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә эшләячәк булачак белгечләр Алинә Нуриәхмәтова, Инна Ваһапова, Алена Никифорова, Айрат Шамилев һәм Тимур Курцев. Кызлар–егетләр – А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студентлары. Безнекеләр 6 урын алып кайтканнар.
www.kai.ru сайты ярдәмендә әзерләнде