belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Bluetooth'га алмашка NFC килә

Bluetooth'га алмашка NFC килә

17 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
Bluetooth'га алмашка NFC килә
Булмас димә
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://www.nearfieldcommunication.org

NFC (Near Field Communication) - Bluetooth кебек үк зур булмаган радиуста югары ешлыктагы чыбыксыз элемтә технологиясе. Әмма аннан аермалы буларак NFC күпкә тиз тоташу мөмкинлеген бирә. Аларда мәгълүмат тапшыру тизлеге ешлыгына карап 106, 212, яисә 424 кбит/с булырга мөмкин.

Бу технология үсеш алган очракта без кибетләрдә, метрода, башка төр транспортта һәм башка шундый урыннарда мобиль телефонны махсус җайланмага якын китереп кенә дә түли алачакбыз, ягъни телефон кредит картасы ролен башкара алачак.

Күп кенә мобиль телефон җитештерүчеләр әлеге технологияне үз телефоннарына урнаштыра башладылар инде. Әмма әлегә төгәл стандартлар рәсми рәвештә кабул ителмәгән һәм кайбер оешмалар бу яңалыктан бераз куркалар. Иң төп куркыныч - мәгълүмат тапшыру иминлеге. Мәгълүмат тапшырылу вакытында аны башка җайланмалар ярдәмендә чит кешеләр укырга һәм файдаланырга мөмкин.

Әлеге һәм башка иминлек стандартлары кабул ителгәннән соң заман технологияләре тагын бер адым алга китәр дип санала.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 22.08.2014 - 20:54): https://belem.ru/node/3123