Казанның 14 яшьлек моделе дөньяның иң матур кызы исемен яулады
14 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
Казанның 14 яшьлек моделе Полина Ульянова дөньяның иң матур кызы исемен яулады. Бу турыда http://www.kznportal.ru сайты хәбәр итә.
«Little miss & mister Galaxy 2011» дип аталган гүзәллек һәм талантлар фестивале Болгариядә оештырылган, 28 февральдән алып 7 мартка кадәр дәвам иткән. Анда Франция, Бразилия, Кытай, Македония, Украина, Көньяк Африка Республикасы, Англия, Болгария һ.б. ил гүзәлләре катнашкан.
Шунысы игътибарга лаек, Полина Ульянова «Teen» категориясендәге иң төп таңны гына түгел, шулай ук «Little miss Photogenic», «Little miss TV» һәм «Модный дом «Перлита» номинацияләрендә дә иң беренче булган.