Безгә әле таныш түгел Исмәгыйль Гаспралы
Шушы көннәрдә кырым галимнәре авторлыгында җәмәгать эшлеклесе, журналист Исмәгыйль Гаспралыга багышланган китап дөнья күрде. Виктор Ганкевич һәм Снежана Шендрикова хезмәте “Исмәгыйль Гаспралы һәм либераль–мөселман сәяси хәрәкәтенең барлыкка килүе” дип атала.
Хезмәт исеменнән үк аңлашылганча, биредә И.Гаспралының әле моңарчы өйрәнелмәгән эшчәнлеге тасвирланган. Безгә ул нәшир һәм мәгърифәтче буларак кына таныш иде. Ләкин әлеге шәхеснең үз заманындагы сәяси хәрәкәтләр, бу очракта либераль–мөселман сәяси хәрәкәте эшчәнлеген оештырып җибәрүче икәнендә күпләр хәбәрдар түгел. Әлеге фәнни эштә авторлар бер фикерне ассызыклый. Имеш, XX гасыр башында Россия империясе составында булган мөселман халыкларының сәяси хәрәкәтләре күп шәһәрләрдә формалаша. Ләкин күп кенә эзләнүләрдә Кырым, шул исәптән Исмәгыйлә Гаспралы һәм аның фикердәшләре телгә алынмый килгән.
Виктор Ганкевич һәм Снежана Шендрикова бу хәлне үзгәртергә уйлыйлар. Китапта И.Гаспралының “Русие мөселманнары иттифагы” (Россия мөселманнары союзы) исемле оешманы оештырудагы ролен аңлатылган. Шулай ук Гаспралының Бөтендөнья мөселман конгрессын җыюдагы эшчәнлеге дә өйрәнелгән.
“Татар–информ” мәгълүматлары кулланылып әзерләнде