Владимир Путин авыл мәктәпләренә 750 яшь укытучыны җибәрергә уйлый
4 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
Владимир Путин авыл мәктәпләренә 750 яшь укытучыны җибәрергә сүз биргән: андый укытучыларга ел саен 250 мең акча да түләнәчәк, яшәү урыннары да булдырылачак икән. Бу фикерне ул Тамбовта үткәрелгән АККОР съездында әйткән.
Путин фикеренчә, мондый карар авыллардагы укытучылар җитмәүне һәм авылларның бетә баруын аз булса да туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак: http://mon.tatar.ru/rus