Авыл шартларында күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү
3 Mar, 2011 Раил Гатауллин 0
Яшел Үзән муниципаль районы Норлат гомуми урта белем мәктәбендә 10 мартта “Авыл шартларында күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү” исемле II Төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырыла. Укытучылар, укучылар һәм студентлар өчен түбәндәге юнәлештә түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре эшләве каралган:
1. Күп мәдәниятле белем бирүдә туган төбәкнең мирасын куллану;
2. Милли яшәешнең төп шарты – тел берлеге (гуманитар фән укытучылары чыгышлары);
3. Мин - күп мәдәниятле дөнья вәкиле (укучыларның фәнни- эзләнү эшләре, презентацияләр)
4. Милли мәдәният – тәрбия чыганагы.
Конференция Казан Дәүләт Университеты Яшел Үзән филиалы белән берлектә һәм Татарстан Республикасының югары уку йортлары галимнәре җитәкчелегендә уздырыла.