belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Көлкәй, Көлкәй, Көл кызы (уртанчылар төркемендә интегральләшкән шөгыль)

Көлкәй, Көлкәй, Көл кызы (уртанчылар төркемендә интегральләшкән шөгыль)

26 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Актаныш районы, гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Әдгамова Кадрия Вәсим кызы

Тәрбияче: Кадерле дусларым, без бераз әкиятләр турында сөйләшербез. Әлеге иллюстрацияләргә карагач, сез нинди әкиятләрне искә төшердегез?

1 бала: Бу рәсем “Йомры икмәк” әкиятеннән.

2 бала: Бу рәсемдә “Кәҗә бәтиләре белән бүре” әкияте.

Тәрбияче: Бу әкиятләр нинди әкиятләр?

Балалар: Бу әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр.

Тәрбияче: Әйе, дусларым, әле тагын тормыш-көнкүреш әкиятләре дә бар. Яле кайсы әкиятләрне саныйбыз.

Балалар: “Ике ялкау”, “Өч кыз”.

Тәрбияче: Әйе, дусларым, ә бүген мин сезне тылсымлы әкият белән таныштырырмын, сез ризамы? Тылсымлы әкият нинди була соң? Исеме үк әйтеп тора, тылсым ияләре, кемнеңдер нәрсәгәдер әйләнү күренешләре була ул әкиятләрдә. Бүген танышасы әкиятебез дә тылсымлы әкият. “Көлкәй” дип атала ул.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Көлкәй, Көлкәй, Көл кызы (уртанчылар төркемендә интегральләшкән шөгыль)8.78 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Мәктәпкәчә тәрбия
Педагогика һәм тәрбия
Уен
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.02.2011 - 15:02): https://belem.ru/node/3089