26 казанлы Бөтенроссия олимпиада финалына чыкты
Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган 26 Казан укучысы март аенда Мәскәүдә узачак олимпиада финалына барачак. Төбәкләрдә узган олимпиадада барлыгы 223 Казан укучысы җиңгән. Әйтергә кирәк, мондый олимпиадаларда җиңү яулаучы казанлыларның саны елдан-ел арта бара. Әйтик, 2009 елда – 167, 2010 елда 208 мәктәп укучысы җиңүче дип табылды.
Җиңүчеләрнең күп өлеше Вахитов (65 кеше) һәм Мәскәү (62 кеше) районнарында яши. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Казан укучылары математика, инглиз теле, җәмгыять белеме кебек фәннәрне аеруча яхшы белә. Иң акыллы һәм белемле балаларны укытучы беренче өчлеккә 131нче лицей, 2нче лицей-интернат һәм КФУ каршындагы лицей кергән.
Билгеле булганча, мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы мәктәп, муниципаль, төбәк, бөтенроссия – барлыгы 4 этапта уза. Олимпиада 21 фән буенча үткәрелә.
Чыганак: http://intertat.ru, http://kzn.ru