“И, минем туган телем!”
Симферопольдә “И, минем туган телем!” исемле шигьри җыентык дөнья күрде. Биредә кырым татарлары иҗаты урын алган. Әлеге идеяне Шакир Сәлим һәм Риза Фазыл кебек танылган шагыйьләр тәкъдим итә.
Китапта XX гасыр һәм заман шагыйрьләренең 55 әсәре урын алган. Арада туган тел турында ноталары белән җиде җыр да бар.
Китапның сүз башында Шакир Сәлим туган халкының ачы язмышы турындагы фикерләре белән уртаклаша. “Безне юкка чыгарырга тырыштылар. Ләкин безне туган телебез саклап калды. Чөнки халык җырлары, дастаннар, әкият һәм макальләрне үтереп булмый”, - ди ул.
«Дөньяга Исмәгыйл Гаспринский, Амди Герайбая, Эшрефа Шемьи задә кебекләрне биргән халык беркайчан да үлмәячәк. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен бар татар дөньясы белә, аны гимн буларак башкаралар”, - дип яза Ш.Сәлим.
Чыганак: «Татар-информ»