belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Сабантуй" газетасы һәм "Белем.ру" балаларны үзләренең интернет-проектларында көтеп кала

"Сабантуй" газетасы һәм "Белем.ру" балаларны үзләренең интернет-проектларында көтеп кала

16 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Татар балалары

Бүгенге көндә интернет челтәре яшьләр һәм өлкәннәрнең генә түгел, ә күп кенә укучы балаларның да ярдәмчесенә һәм дустына әйләнә бара. Балаларны интернетта ниләр көтә? Балалар өчен татар интернеты бармы? Балаларга нинди киңәшләр бирергә була, аларга нинди ярдәм кирәк?

Әлеге темага "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы редакциясендә зур гына әңгәмә булды. Төрле фикерләр әйтелде. Балалар өчен татар интернетының, татар телендә файдалы ресурсларның юк диярлек булуы билгеләп үтелде.

Бу максаттан "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы белән "Белем.ру" интернет-порталы арасында иҗади хезмәтәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Әлеге килешү нәтиҗәсендә татар балалары өчен Белем.ру порталы форумы кысаларында "Сабантуй" газетасы форумы ачылды - балаларга татар телендә аралашу киңлеге булдырылды. Укучы балалар форумда танышып һәм аралашып кына калмыйлар, үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша, "Сабантуй" газетасы һәм "Белем.ру" порталы белгечләреннән үзләренә кызыксындырган сорауларга җаваплар да таба алалар.

Шул ук вакытта, "Белем.ру" порталы газета битләрендә укучы балаларга файдалы һәм кызыклы яңалыклар тәкъдим итеп барачак, әлеге яңалыклар аерым рубрикада басылачак. Әлеге килешү һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән киләчәктә балалар өчен яңадан-яңа интернет-проектлар ачылыр дип көтелә.

"Белем.ру" порталы һәм "Сабантуй" газетасы булдырган әлеге мөмкинлектән файдаланып Җир шары буйлап таралып яшәгән балалар үзара дуслашыр, аралашыр, ерак араларны якынайтыр дип көтелә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.02.2011 - 12:35):https://belem.ru/node/3061