Казанда елның иң яхшы укытучысына бәйге игълан ителде
Казанда мәгариф өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәрнең «Елның иң яхшы укытучысы-2011» һөнәри осталык бәйгесе башланды. Быел ул берничә номинациядә оештырылыр дип көтелә. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Иң яхшы фән укытучысы-2011», «Иң яхшы укытучы-филолог-2011» бәйгеләренең финалы 25 февральдә Вахитов районының 39нчы мәктәбендә узачак.
«Иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллиме-2011» җиңүчесе 18 февральдә Совет районының «Балалар академиясе» үзәгендә, «Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы тәрбиячесе-2011» җиңүчесе 24 февраль көнне Яңа Савин районының 44нче балалар бакчасында билгеле булачак.
Бәйге финалында һәр номинация буенча мастер-класслар, ачык әңгәмәләр, укытучыларның иҗади эшләре тәкъдим ителер, дип планлаштырыла.
Чыганак: http://intertat.ru