Бала чагым ямьле Тойгелдедән, Сарсаз буйларыннан башлана
15 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Тойгелде гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравын тыңлый, яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Аның анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, йомшак куллары белән баласын назлый, аңа чын күңелдән изге теләкләр тели.
Мин дә кечкенәдән ата-ана назын тоеп, аларның сүзенә колак салып үстем. Әти-әниемнең: “Туган үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат, ата-баба нигезен онытма!” – дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калды. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска, онытырга мөмкин!?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бала чагым ямьле Тойгелдедән, Сарсаз буйларыннан башлана | 11.76 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: