“Татарстанның Ел укытучысы – 2008”
"Татар-информ"
Республикабызда 21 апрельдән алып 25сенә кадәр “Татарстаның Ел укытучысы-2008” исемле конкурс үткәреләчәк.
Әлеге чарада мәгариф оешмаларыннан барлыгы 53 укытучы катнашырга тиеш. Шуларның алтысы – татар теле укытучылары, ә унысы – рус теле белгече. Арада ун башлангыч сыйныф укытучысы, математика-информатика укытучылары, дуртесе – чит тел, тугызы – тарих, икесе – музыка, бер хезмәт дәресен бирүче укытучылар да бар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге ассызыклаганча, бу бәйге “Мәгариф” милли проекты кысаларында уздырыла. Төп максаты – эшенә иҗади караган педагогларны үстерү, аларга ярдәм итү. Шулай ук республикабызда хезмәт итүче талантлы педагогларыбызга тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирү.
Казан шәһәрендә конкурс кысаларында педагогик идеяләр фестивале, мастер-класслар һәм күп кенә башка чаралар үткәреләчәк.