Дин булганда белем кирәкме?!
Барнаулда кызу бәхәсләр бара. Бәхәсләрнең сәбәбе - элеккеге чиркәү бинасында төзелгән планетарий. Барнаулның дин әһелләре әлеге урында яңадан чиркәү торгызуны сорыйлар. Әмма Барнаул халкы әлегә үз акылында һәм имзалар җыеп, шәһәр хакимиятенә даими мөрәҗәгать итеп инде ун ел дәвамында планетарийны гел саклап тора.
Бинаның хуҗасы булган мэриянең әйткән сүзләренә дә халык ышанычын югалткан, планетарийны чиркәүгә бирсәләр, яңа планетарийны Барнаул халкы инде гомергә күрмәячәк, чөнки моңа шәһәр хакимиятенең бюджетта җитәрлек акчасы юк.
Барнаул һәм Алтай епархиясе фикеренчә, бүгенге Россиягә космос турында белемнәрнең кирәге дә, файдасы да юк, җитәкчеләр өчен чукынып һәм аларга сәламәтлек теләп торганда файда күпкә зуррак булачак. Шулай итеп, космонавтика елында Урал регионында булган бердәнбер планетарий бетерелү алдында тора.