Яр Чаллының яшьләр һәм балалар иҗаты сарае ата-аналар өчен оештырылган “университет” эшендә катнашырга чакыра
9 Feb, 2011 Раил Гатауллин 0
Яр Чаллының яшьләр һәм балалар иҗаты сарае ата-аналар өчен оештырылган “университет” эшендә катнашырга чакыра. “Университет”та белем бирүчеләр – гаилә проблемалары буенча иң яхшы белгечләр: психологлар, педагоглар, табиблар.
Әлеге чараларны оештыручылар ата-бабаларыбызның тәрбия ысулларын үзләштерергә, ир-ат һәм хатын-кызларның, ата һәм аналарның вазифаларына башка күзлектән карарга, гаиләнең кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә дип саный.
Яр Чаллының яшьләр һәм балалар иҗаты сараендагы дәресләр атна саен шимбә көннәрендә иртәнге якта була. Бу атнада ата-аналар өчен “университет”та табигатьне ярату, җан ияләрен саклау турында сөйләячәкләр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru