Актанышта татар теле проблемалары турында фикер алыштылар
Бу көннәрдә Актаныш гимназиясендә «Татар теленең актуаль проблемалары һәм укыту методикасы» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Чаллы дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөгаллимнәре катнашты.
Иң элек сәламләү сүзләре белән гимназия директоры Р.Гыйздәтуллина чыгыш ясады. Пленар утырышта исә Чаллы дәүләт педагогика институтының филология факультеты деканы И.Гыйлаева, Төбәк фәнни-методика үзәгенең иҗади мирасны өйрәнү җитәкчесе Ф.Сафин, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ландыш Әгълетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Әминова чыгышлары тыңланды.
Конференциядә барлыгы 5 секция эшләде. Алар этнопедагогика һәм халык иҗаты, туган телне һәм әдәбиятны укыту теориясе һәм практикасы, матур әдәбият шигърияте һәм стилистикасы, татар телен үстерү һәм аны өйрәнү тарихы, татар халкының әдәбияты һәм мәдәнияты темаларына багышланды.
Конференция соңында татар теле һәм әдәбиятын укыту методларын киләчәктә дә камилләштерү буенча киңәш-тәкъдимнәр яңгырады.
Чыганак: http://intertat.ru