Укучылар «мәҗбүри каникулда»
Хәзерге вакытта Казанда грипп һәм ОРВИ аркасында 3 мәктәп карантинга ябылган. Бу — Вахитов районындагы 116нчы лицей, Яңа Савин районындагы 103нче мәктәп һәм Идел буе районындагы 83нче лицей.
KZN.RU мәгълүматларына караганда, 9 февральдә Совет районындагы 79нчы мәктәп тә укучыларны каникулларга җибәрәчәк. Бүгенге көндә өлешчә карантинга ябылган мәктәпләр арасында Авиатөзелеш районының 62нче, 33нче, Идел буе районының 68нче, Яңа Савин районының 165нче, 46нчы, 177нче, 7нче, Совет районының 86нчы һәм Вахитов районының 18нче мәктәпләре бар. Ә Мәскәү районының 122нче гимназиясендә 7 сыйныф укучыларының гына укуы туктатылды. Иртәгә шулай ук 108нче мәктәпнең 4нче сыйныфы, 169нчы һәм 49нчы мәктәпләрдә берәр сыйныф, 170нче мәктәпнең 6 сыйныфы карантинга ябылыр дип көтелә.
«Грипп һәм ОРВИ аркасында карантинга ябылучы мәктәпләр саны һаман алмашынып тора», - дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә. Карантин, гадәттә, дәрескә йөрмәүчеләр саны 20 проценттан артып киткән очракта игълан ителә. Әгәр укучыларның 30 һәм аннан да күбрәк проценты дәрестә булмаса, мәктәп тулысынча карантинга ябыла. Карантин кимендә 7 көн дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru