Укытучыларның хезмәт хакын алу вакыты үзгәрә
Казан укытучыларының хезмәт хакын алу вакыты үзгәртелде. 1 гыйнвардан гамәлгә кергән 83нче Федераль Закон нигезендә бюджет һәм автоном учреждениеларын финанслау тәртибе үзгәрешләр кичерде. Моңа бәйле рәвештә, кызганычка каршы, гыйнвар аенда аванс акчасы тоткарланды. Әмма бүгенге көндә, Казанның мәгариф идарәсе хәбәр итүченчә, барлык укытучылар да аванс акчасын тиешле күләмдә алган.
Киләчәктә акча түләү мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, 2011 елның февраленнән акча түләү вакыты тулысынча үзгәрәчәк. Хезмәт хакы айның 11ендә, аванс исә 25ендә түләнер дип көтелә. Шулай итеп, гыйнвар акчасын мөгаллимнәр хәзер 11 февральдә алачак. Бу үзгәрешләр мәктәпләрнең эчке тәртип кагыйдәләренә һәм коллектив килешүләренә дә кертелергә тиеш. Билгеле булганча, моңа кадәр укытучылар эш хакын айның 3-5ендә, ә авансны 17-19ында ала иде.
Чыганак: http://intertat.ru